«Зур музыка - кече шәһәрләргә» проекты кече шәһәрләрдә музыкаль тормышны активлаштыруга, килеп туган шартларда музыкаль традицияләрне саклап калуга һәм формалаштыруга ярдәм итәргә тиеш.
Проект кысаларында 3 ноябрьдә Казан консерваториясенең Орган залында Россиянең Зур театрының квинтеты чыгышы узачак. Концертлар һәм мастер-класслар Казанда 2022 елның 1 ноябрьдән 4 ноябрьгә кадәр һәм 16 ноябреннән 18 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы шәһәрләрендә узачак.
10 ноябрьдән 15 декабрьгә кадәр Казан консерваториясе укытучылары һәм студентлары концертлар һәм мастер-класслар белән Идел буе һәм Урал буе шәһәрләренә юл тотачак: Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Волжск, Воткинск, Алабуга, Яшел Үзән, Ижевск, Йошкар-Ола, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чәбаксар, Яр Чаллы, Саранск, Ульяновск, Чайковский, Чистай районнарында чыгыш ясаячак.