2022 елның 3-8 ноябрендә җиденче тапкыр «Зур этнографик диктант» халыкара агарту акциясе узачак.
Диктант Халыклар Бердәмлеге көне алдыннан онлайн һәм офлайн форматларда уздырыла.
Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары дуслыгы йорты Зур этнографик диктантны оештыручы булып тора.
Теләге булган һәркем онлайн форматта 3-8 ноябрь көннәрендә www.miretno.ru рәсми сайтында катнаша ала.