1 ноябрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе РСФСР һәм Татарстанның халык артисткасы, профессор Зөләйха Гатаулла кызы Хисмәтуллинаның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт үткәрәчәк.
«Зөләйха исемле йолдыз» – күренекле җырчы һәм педагогның иҗади биографиясен чагылдырырга тиешле программа шулай дип атала. Ул гомере буе үз югары уку йортына һәм Татарстанның музыка-театр сәнгатен үстерүгә багышлаган Казан консерваториясен тәмамлаучыларның берсе.
Концертта вокал факультетын тәмамлаучылар һәм студентлар, Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Tatarica» Казан консерваториясе оркестры катнашачак. Программаны Татарстанның халык артисты Эдуард Трескин тәкъдим итәчәк.