Татарстанда «PROмысел» милли мәдәният фестивале узачак

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

5 ноябрь Минзәлә шәһәрендә “PROмысел” икенче мәдәният фестивале узачак.

Быел фестиваль ике мәйданчыкта - «Ялкын» яшьләр үзәгендә һәм М.Җәлил исемендәге парк мәйданында оештырылачак.

Икенче фестивальнең темасы: халыкның мәдәни мирасы. Фестиваль Россия һәм Татарстан Республикасы халыкларының үзенчәлекле традицияләрен, һөнәрләрен һәм сәнгатен үстерүгә, мәдәният өлкәсендә студентларга һәм яшь белгечләргә ярдәм итүгә юнәтелгән.

Фестивальнең программасы:

«Ялкын» яшьләр үзәгендә - 12:30 сәг.

- Тарих, халык мәдәниятен үстерү һәм һөнәри өлкәдә яшь белгечләргә булган мөмкинлекләр турында лекцияләр. Лекторлар - ТР Милли музее, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк белгечләре, этно - проектлар җитәкчеләре

- Милли уеннар

- Агачка бизәк төшерү, тукыма белән эшләү, курчаклар ясау буенча остаханәләр узачак.

М.Җәлил исемендәге парк

16:00 «Вечёрка» традицион программасы

16:30 Концерт

Фестиваль төркемендә тулырак: https://vk.com/wall-82700151_59

«PROмысел» фестиваленең барлык мәйданчыкларына керү ирекле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International