2022 елның 25 октябрендә хезмәттәшебез Дәүләтшина Энҗе Ислям кызы вафат булды. Энҗе 8 елдан артык (2006 елдан 2014 елга кадәр) Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында эшләде.
Үз эшен оста башкарды, ярдәмчел һәм игелекле кеше буларак хәтердә калачак.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Дәүләтшинаның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.