2022 елның 1 ноябрендә 18:30 сәгатьтә Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Мәскәү артистлары «Раневская.Одинокая насмешница» драматик комедиясен тәкъдим итә.
Программада: ике өлештән торган көлке һәм моңсу тарих... кабатланмас Фаина Раневскаяның юморы, аның иң якты образлары, иң кызыклы анекдотлары, иң төз афоризмнары, аның язмышының иң фаҗигале мизгелләре күрсәтеләчәк. Сәхнә әсәрендә бөек актриса гомеренең соңгы елы тасвирлана. Хәрәкәт аның Мәскәүдәге фатирында бара.
Төп рольдә - театр һәм кино актрисасы Ольга Хохлова
Пьесаның авторлары - Лион Измайлов, Алексей Цапик
Режиссер-куючы - Россиянең атказанган артисты Лев Шимелов