2022 елның 21 октябрендә Апас муниципаль районының Апас бистәсендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән «Үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ Үзәк китапханәсе ачылды.
Модель китапханәләр булдыру һәм китапханәләрне яңарту - Россиядә, шул исәптән Татарстан Республикасында заманча китапханә эшчәнлеген үстерүдә мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.
Район китапханәсе 1930 елда, район оешкан елда ачылган. 1986 елда ике катлы яңа бина төзелгән.
2001 елдан Апас Үзәк китапханәсендә компьютерлаштыру башлана, электрон каталог һәм мәкаләләрнең электрон картотекасы булдырыла.
Бүгенге көндә Апас Үзәк китапханә системасы Үзәк, Балалар һәм 27 авыл китапханәсен берләштерә.
Бүгенге көндә Үзәк китапханә фондында 32051 документ нөсхәсе бар. Китапханәдә каршында «Сердәш», «Сүнмәс дәрт» клублары, «Тылсымлы энә» түгәрәкләре эшли.
2022 елда китапханә бинасын яңарту һәм җиһазландыруга 10 млн. сум акча юнәлдерелгән, шуларның:
2 млн. сумы китапханә фондын тулыландыруга;
3 млн. сумы техник җиһазлар сатып алуга;
3 млн. сумнан артык акча заманча китапханә шартларын яхшыртуга;
53 мең сумнан артык акча хезмәткәрләрне укытуга;
1 млн. сумнан артык акча ремонтка тотылган.
Модернизация барышында китап фонды 4152 нөсхәгә тулыландырылды.
Традицион басмалардан тыш, китапханәгә яңа форматтагы китаплар - график романнар һәм начар күрүчеләр һәм сукырлар өчен махсус китаплар кайтты.
Китапханәдә заманча энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр, ватан һәм чит ил классикасының яңа басмалары, тарих, психология, фәлсәфә, хокук, сәнгать, техника, авыл хуҗалыгы, медицина, сәламәт яшәү рәвеше темаларына китаплары барлыкка килде.