«Сәхнәдә 85 ел»: «Донбасс» җыр һәм бию ансамбле Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә юбилей программасын тәкъдим итәчәк

2022 елның 21 октябре, җомга

2022 елның 25 октябрендә 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Донбасс» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең  юбилей концерты булачак.

ДНР ансамбленең генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Ольга Горячева.

Бүген ансамбль Россия Федерациясе буенча гастрольләрдә йөри, халык сәнгате  фестивальләрендә катнаша. Бигрәк тә коллективның «Без бергә» мәдәни проекты зур уңыш казанды.

Быел коллективка 85 яшь тула. Әлеге вакыйга хөрмәтенә көзен "Донбасс" Россия Федерациясе шәһәрләре буенча юбилей гастроль турын уздыра.

Тамашачылар игътибарына ансамбльнең хореографик һәм вокаль номерлары кергән махсус бәйрәм программасы тәкъдим ителәчәк. «Пушкин картасы» программасы кысаларында концертны күрергә мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International