С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Дәүләт камера хоры артистлары концерты узачак

2022 елның 21 октябре, җомга

2022 елның 28 октябрендә 18:30 сәг. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында "Рус акценты" дип исемләнгән концерт программасы узачак.

Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры артистлары уникаль проект тәкъдим итәчәк.

Бу Россиянең үзенчәлекле елъязмасы булып тора. Бөек композиторлар һәм шагыйрьләр әсәрләре көч һәм өмет бирә, акыллы фикер тудыра һәм күңелне үстерә.

Концертта С.Рахманинов, П.Чайковский, С.Свиридов, Р.Щедрин, А. Пахмутова һәм В. Высоцкий музыкасы; Г. Державин, Ф.Тютчев һәм И. Бродский шигырьләре яңгыраячак.

Башкаралар:

Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры (сәнгать җитәкчесе - Татарстан Республикасының халык артисткасы Миләүшә Тәминдарова);

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт театры оркестры (Баш дирижер һәм сәнгать җитәкчесе - Данияр Соколов);

Нәфис сүз - Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гүзәл Хәйбулина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International