Е.А.Боратынский музеенда "Китап укучылар өчен музей" проекты кысаларында язучы Михаил Визель белән очрашу узачак

2022 елның 21 октябре, җомга

26 октябрьдә Боратынский музеенда язучы, тәрҗемәче, "Әдәбият елы" порталының шеф-мөхәррире Михаил Визель (Мәскәү) белән очрашу узачак. Иҗади диалог "Китап укучылар өчен музей" федераль проекты кысаларында планлаштырылган.

Бу "Музей дөньясы" журналы һәм гуманитар практикалар федераль үзәге проекты. Проект 2022 елның июнендә старт алган. Әлеге проект кысаларында Россия төбәкләренең музейларында илнең танылган әдәбиятчылары белән очрашулар уза.

Михаил Визель - итальян һәм инглиз телләреннән тәрҗемәче, мөхәррир, әдәби һәм музыкаль тәнкыйтьче, әдәби журналист һәм фотограф.

Ул 60 тан артык китап тәрҗемә иткән. Алар арасында Джакомо Леопарди, Умберто Эко, Нил Гейман әсәрләре бар. Визель - "Пушкин. Болдино. Карантин. 1830 елгы үзизоляция хроникасы" китабы авторы.

Очрашуга керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International