В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Вслепую на Эльбрус» фильмы күрсәтеләчәк

2022 елның 21 октябре, җомга

26 октябрь көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов ур., 2А) "Время кино" Дирекциясе һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе ярдәмендә инклюзив "Вслепую на Эльбрус" фильмын күрсәтү булачак.

Тамашачыларга кинолентаны автор үзе тәкъдим итәчәк - инклюзив медиа проектларын  булдыручылар Ассоциациясенә нигез салучы сукыр Иван Ерхов.

Тамашачылар сукыр альпинистның Европаның иң биек тавына күтәрелү тарихын өйрәнәчәк.

Фильм тифлокомментарийлар һәм субтитрлар белән бергә күрсәтеләчәк.

Башлана 19:00 сәг. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International