Бүген «Мәдәният» милли проекты кысаларында Чаллы шәһәренең «1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе» 36 кыйммәтле һәм сыйфатлы музыка инструментына ия булды.
«Мәдәният» милли проекты - сәнгать уку йортлары өчен матди-техник базасын яңарту өчен уникаль мөмкинлек. Бу хакта мәктәп укытучылары:
Безнең мәктәп 1959 елда төзелгән, ул Яр Чаллы шәһәренең мәдәният өлкәсендә белем бирүче беренче мәгариф учреждениесе булып тора һәм аның бай тарихы бар. 63 ел дәвамында музыка мәктәбе шәһәр сәнгатенең уку йортлары арасында лидерлык позициясен ышанычлы тота, югары дәрәҗәсе, укытучылар составы, талантлы солистлар һәм ачык коллективлар белән дан тота.
Шушы еллар дәвамында музыкаль инструментлар һәм җиһазлар вакыты-вакыты белән яңартылган, яңа уку әдәбияты һәм нота басмалары сатып алынган. Шуңа да карамастан, яшь музыкантларны сыйфатлы укыту һәм башкару дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәкле инструментларның тузуы бүгенге көндә 90% тәшкил иткән иде. Проект ярдәмендә мәктәпнең матди-техник базасын яңарту мөмкинлеге барлыкка килде.
Проектны гамәлгә ашыруга барлыгы 7 345 600, 00 сум акча бүлеп бирелде (федераль бюджеттан - 4 407 357,14; Татарстан Республикасы бюджетыннан - 2 938 242,86 сум акча кертелде).