"Корея янәшә" оешмасы Санкт-Петербургта "Милли традицияләр хәзинәсе" Бөтенроссия Корея бию фестивален уздыра

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 22 һәм 23 октябрендә Санкт-Петербургта «Милли традицияләр хәзинәсе» I Бөтенроссия Корея бию фестивале узачак. Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Проектның үзенчәлеге шунда ки, Россиядә мондый Фестиваль беренче тапкыр узачак. Фестиваль кысаларында традицион Корея биюләре ансамбльләре өчен концерт һәм җитәкчеләр өчен түгәрәк өстәл оештырылачак.

Концерт алдыннан барлык кунаклар өчен традицион Корея уеннары буенча экспресс мастер-класслар (ттакчж, юнтори һәм конгинори) узачак.

Корея мәдәниятенә тагын да якынрак булырга теләүчеләр өчен Корея костюмы - ханбок милли киемен киеп карау мөмкинлеге булачак.

Мастер-класслар бер үк вакытта башлана һәм параллель рәвештә уза, билет бәясенә керә.

22 октябрь көнне 17:00 - 17:40 сәг. кадәр - мастер класслар, 18:00 сәг.- концерт, 23 октябрь 09:00 сәг - түгәрәк өстәл башлана.
 

Оештыручы: «Корея янәшә» АКБО (Казан).

Адрес: Санкт-Петербург шәһәре, наб. Реки Фонтанки, 34, Шереметьев сарае-  Музыка музее, Ак зал.

Музейның сайты: theatremuseum.ru     

Фестиваль төркеме: https://vk.com/traditional_korean_culture

Оештыручы: https://vk.com/korea.near

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International