Казанда Россия джазының йөз еллыгына Гала-концерт үтте

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия джазының 100 еллыгына багышланган Гала-концерт узды. 

Сәхнәдә Игорь Бутман һәм Мәскәү джаз оркестры, Лариса Долина, Олег Аккуратов, Андрей Кондаков, Fantine, Евгений Побожий, Петр Востоков, Даниил Крамер чыгыш ясады. Аларга Казан джаз сәхнәсе вәкилләре дә кушылды.

Концерт 2022 елның октябрь-ноябрендә Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Калининград, Казан, Новосибирск, Красноярск, Краснодар, Чиләбе, Петрозаводск, Сочи, Көньяк Сахалин һәм башка шәһәрләрендә дә узачак һәм "Калининградтан Сахалинга кадәр" Гала-концертлар сериясе кысаларында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International