Бүген күренекле галим, шагыйрь, әдәбиятчы, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премия лауреаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты экс-директоры Нурмөхәммәт Шәһвәли улы Хисамов вафат булды. Аңа 85 яшь иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Нурмөхәммәт Шәһвәли улы Хисамовның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.