13 октябрь Горький һәм Шаляпин музеенда рәссам Асия Беляева (Мәскәү) күргәзмәсе ачылачак. Ачылыш тантанасында "Бу - без" Мәскәү комьюнити-театры чыгыш ясаячак.
Әлеге күргәзмә фантазия сюжетларын яратучылар, уйлап табарга һәм иҗат итәргә теләүчеләр өчен кызыклы булачак. Әгәр тамашачылар күңеленә актерлар белән бергә тудыра торган спектакль-импровизация хуш икән? Ул чагында һичшиксез вернисажга барырга кирәк!
Күргәзмәдә 12 хезмәт; алар елның 12 аен тасвирлый. Һәр ай - батыр-сәяхәтче тамашачы өчен фантастик дөнья. Әкият сюжетлары тамашачыларны гадәти булмаган тарихларны уйлап табарга чакыра.
Рәсемнәр акварель скетчинг техникасында булдырылган. Бу рәсем ясарга өйрәнүнең бик уңайлы ысулы. Рәссам, әйтерсең, лә тамашачыларга: Шундый матурлык тудырып карагыз!, дип әйтәдер сыман.
Күргәзмә 18 сәгатьтә ачыла, керү ирекле. Күргәзмәгә музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча да керергә мөмкин, чара 25 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.