Пушкин мәдәни үзәге диварларында «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденциясенең "Ерактагы йолдыз яктысы" спектакле куелды.
Режиссер-куючы - ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, РФ атказанган артисты Рәшид Заһидуллин. Спектакль татар әдәбияты классигы Хәсән Туфанның тормыш һәм иҗат мотивлары буенча куелган.
"Ерактагы йолдыз яктысы" спектакле, мөгаен, "Йолдызлык" Арт-резиденциясе репертуарындагы иң якты нурыдыр. Татар хатынының әхлакый матурлыгы һәм бөек рухи сыйфатлары - тугрылык, фидакарьлек, ныклык - беркемне дә битараф калдырмый.
Спектакль "Пушкин картасы" кысаларында узды. 14 октябрьдән театр труппасы Норлатка юл тотачак, анда шәһәр мәдәният сарае сәхнәсендә "Ерактагы йолдыз яктысы" тәкъдим ителәчәк.