«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы «Милли театр мәктәбе» проектына багышланган матбугат конференциясе узды

2022 елның 13 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасында “Милли театр мәктәбе” проекты башлануга багышланган матбугат конференциясе узды.

14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Казанда «Милли театр мәктәбе» Бөтенроссия агарту проектының белем бирү резиденциясе узачак. Чара Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте  һәм Президент мәдәният инициативалары фонды ярдәме белән уздырыла.

Өч көнлек белем бирү интенсивы бөтен төбәктән 40 мәдәният һәм сәнгать эшлеклесен берләштерәчәк.

Укытучылар буларак Санкт-Петербург дәүләт университетыннан һәм Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтыннан менеджмент һәм театр проектларын продюсерлау өлкәсендә әйдәп баручы экспертлары чыгыш ясаячак.

Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов, Россия Милли драма театрын (Александр театрын) үстерү буенча директор урынбасары Алиса Науменко, Россия Милли драма театры директоры, "Милли театр мәктәбе" проекты лидеры Сергей Емельянов, Санкт-Петербург дәүләт университетының стратегик үсеш һәм партнерлык буенча проректоры Анастасия Ярмош, Россия дәүләт сәхнә сәнгате институты ректоры Наталья Пахомова катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International