«Россия исемнәре» IX Халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

РФ үткәрелә торган Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында «Россия исемнәре» IX халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестивале уздырыла.

Конкурс 5 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр бөтен Россия территориясе буйлап онлайн форматта үтә. Сайлап алу этапларында катнашу онлайн һәм офлайн форматта түләүсез оештырыла.

Фестиваль биш номинациядә узачак: вокал һәм инструменталь башкару, хореографик, сәхнә һәм цирк сәнгате.

Фестиваль кысаларында кызыклы мәгариф һәм мәдәни программа үткәрү каралган: Россиянең әйдәп баручы белгечләренең мастер-класслары, «түгәрәк өстәлләр» һәм экспертлар белән иҗади очрашулар, Россиянең халык һәм атказанган артистлары катнашында Гала-концерт.

Финал Ростов-на-Дону шәһәрендә 24-27 ноябрьдә Дон дәүләт техник университетында узачак.

Чара Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән уздырыла.

Нигезләмә

Фестиваль этаплары

Гариза бирү - https://b24-ed54kk.bitrix24.site/zaivkaartopen/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International