2022 елның 11 октябрендә Яңа Чишмә районының Зирәкле авылында халык иҗаты һәм көнкүреш музеен төзүче Мидхәт Гариф улы Газыймов 81 яшендә вафат булды.
Аның инициативасы белән мәктәп музее ачылган һәм Зирәкле авылының халык иҗаты һәм көнкүреше музеена нигез салынган. Халык иҗаты һәм көнкүреш әйберләренең лаеклы музей коллекциясе тупланган. Аның күпьеллык җитәкчелеге астында Зирәкле авылы музее район халкы һәм кунаклары өчен семинарлар һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булды.
Мидхәт Гариф улы Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек, ул «Хезмәт ветераны» һәм «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнгән шәхес иде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Мидхәт Гариф улы Газыймовның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.