Татарстанда Креатив индустрияләр мәктәбе ачыла

2022 елның 12 октябре, чәршәмбе

2022 елның 14 октябрендә Казан сәнгать училищесы бинасында Креатив индустрияләр мәктәбе ачыла (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 70/10 йорт).

Тантаналы чарада Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары  Надежда Преподобная, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашачак.

Креатив индустрияләр мәктәбе - "Россиядә уйлап табылган" федераль проекты һәм "Мәдәният" милли проекты кысаларында төзелгән яңа мәгариф үзәк.

2022 елның 5 сентябреннән «Креатив технологияләр» мәгариф программасы буенча дүрт юнәлеш буенча дәресләр башланды: анимация, дизайн, фото- һәм видеоҗитештерү, интерактив цифрлы технологияләр дәресләре алып барыла.

Белем бирү үзәге балаларга креатив индустрияләр өлкәсендә һөнәр сайлауда дөрес карар куюда ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International