Казанда Россия джазының йөз еллыгына багышланган Гала-концерт узачак

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

19 октябрь "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсенә Игорь Бутман һәм Мәскәү джаз оркестры, Лариса Долина, Олег Аккуратов, Андрей Кондаков, Fantine, Евгений Побожий, Петр Востоков (торба), Даниил Крамер чыгачак. Аларга Казан джаз сәхнәсе вәкилләре дә кушылачак.

Концертлар 2022 елның октябрь - ноябрь айларында Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Новгород, Калининград, Казан, Новосибирск, Красноярск, Краснодар, Чиләбе, Петрозаводск, Сочи, Көньяк Сахалин һәм башка шәһәрләрдә узачак. Мәдәния чара "Калининградтан Сахалинга кадәр" Гала-концертлар сериясе кысаларында уза һәм Россия джазына 100 ел тулуга багышлана.

Россия джазы үзенең тарихын 1922 елның 1 октябреннән башлый - бу көнне Мәскәүдә Валентин Парнах җитәкчелегендәге оркестр башкаруында  беренче джаз концерты уза.

40 нчы еллар азагында Казанда Кытайдан килгән Олег Лундстрем җитәкчелегендәге легендар джаз оркестры нигезләнгән. Шәһәрдәге Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында джаз коллективлары барлыкка килә.

Иң мәшһүрләренең берсе - Анатолий Василевский идарәсендәге Ленин исемендәге Мәдәният сарае Оркестры.

Хәзерге вакытта Казанда Татарстан Республикасының атказанган артисты Сергей Васильев җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Филармоник джаз-оркестры эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International