«Алтын тәлинкә» III төбәкара кинопремиясенә кинематографистлардан питчингта катнашуга гаризалар кабул ителә

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Региональ кинопроектлар өчен «Кино вакыты» питчингында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ул Казанда «Алтын тәлинкә» III Региональ кинопремиясе кысаларында РФ Президенты мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән узачак. 

Питчингта катнашу өчен гаризаны түбәндәге сылтамага басып тутырырга кирәк: http://tarelka-pitching.ru/.

Шул ук сылтамада Питчинг Нигезләмәсе белән дә танышырга мөмкин.

Конкурста түбәндәге категорияләрдәге хезмәтләр кабул ителә:

1) Озынлыгы 60 минуттан арткан тулы метражлы уен киносы.

2) Озынлыгы 45 минутка кадәр булган кыска метражлы уен киносы.

3) Документаль кино.

4) Анимацион кино.

5) Сериал.

Питчингта РФ 18 яшьтән өлкәнрәк гражданнары катнаша ала.

Мөрәҗәгать итүче гариза биргән вакытта 35 яшькә кадәрге РФ төбәгендә яшәүче сценарий язучы, режиссер яки продюсер булырга мөмкин.

Гаризаларны кабул итү 2022 елның 10 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Питчинг Казанда декабрьдә узачак. Үткәрү датасы һәм урыны турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International