Пушкин исемендәге мәдәни үзәктә "Созвездие-Йолдызлык" Арт-резиденциясе труппасы Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итте.
Коллектив Вахитов һәм Идел буе районнарындагы мәктәп укытучыларына үзенчәлекле музыкаль-бию программасын бүләк итте. Алар әлеге концерт кичәсенең мактаулы кунаклары булдылар.
Котлаулар һәм бүләкләүләрдән чара "Созвездие-Йолдызлык" Арт-резиденциясенең танылган йолдызларыннан җыр һәм биюләр белән дәвам итте.
«Дорога из города» бию театры катнашучылары башкаруында музыкаль чыгышлар кичәнең бизәге булды.
6 октябрьдә Арт-резиденция труппасы Арча укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга ниятли.