Хәзерге заман сәнгать галереясендә төрек рәссамы Эргин Инан күргәзмәсе һәм «АРТ-Мастерская XXI» IV Бөтенроссия яшьләр иҗат остаханәләре форумы күргәзмәсе ачылды.
Тантанада ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Эргин Инан картиналары - күп санлы техник, материаллар, чынбарлык һәм фантастика, Азия һәм Европаның кушылмасы сурәтләре. Рәссам адәм баласының әйләнә-тирә дөнья белән үзара мөнәсәбәтләрен күрсәтергә омтыла.
Ирада Әюпова Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгына һәм шәхсән генераль консул Исмәт Эриканга рәхмәтен белдерде, ә рәссамның үзенә киләчәктә иҗади уңышлар теләде.
Галереяның тагын бер күргәзмә залында "АРТ-Мастерская XXI" күргәзмәсе ачылды, анда Арсений Штейнер - Россия рәссамнары иҗади берлеге вице-президенты, арт-тәнкыйтьче, "Арт-мастерская" экспозиционеры катнашты.
Министр сәламләү сүзе белән чыгыш ясады, Россия рәссамнарының заманча сәнгатьне күрсәтүнең мөһимлеген югары бәяләде.
Экспозициядә рәсем, графика, скульптура, арт-фото һәм цифрлы сәнгать әсәрләре кергән 120 дән артык хезмәт тәкъдим ителгән. Күргәзмә хәзерге заман сәнгать галереясендә 16 октябрьгә кадәр ачык, ә аннан соң "Красноярск - Владивосток" маршруты белән китәчәк.
Проектны гамәлгә ашыру өчен быел Россиянең төрле төбәкләреннән танылган кураторлар һәм рәссамнар җитәкчелегендә алты яшьләр иҗат остаханәсе булдырылды. Мәскәүне Наталья Ламанова һәм Евгений Семёнов, Саратов - Михаил Гаврюшов, Ставрополь - Олег Калайтанов, Владивосток - Юлия Климко, Казан - Дамир Аллямов тәкъдир итә.