Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры Бетховен музыкасын Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург концерт турнесында башкарачак

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

2022 елның 8 октябреннән 12 октябренә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры классик музыка яратучыларга Людвиг ван Бетховен («Кориолан» увертюрасы һәм 3 нче Симфония («Каһарман»)) симфоник әсәрләреннән торган программа һәм Вольфганг Амадей Моцарт оркестры белән ике фортепиано өчен тулыландырылган 10нчы Концерт программасын тәкъдим итәчәк. 

Солистлар - танылган яшь пианистлар, халыкара конкурслар лауреатлары Филипп Копачевский һәм Ева Геворгян. 

ТР Дәүләт академия симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский хәзерге вакытта дәвалану курсы узу сәбәпле, оркестрның Казан, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтагы гастроль туры концертларында катнаша алмаячак. 

Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының «Бетховен-турне» концертларында дирижёр Сесар Альварес булачак.

Испан дирижеры Сесар Альварес халыкара тәнкыйтьчеләр фикере буенча иң көчле оркестр дирижёрларының берсе санала һәм ТР Дәүләт академия симфоник оркестры белән хезмәттәшлек итә. 

Бетховен-турне программасы: 

8 октябрь 17:00 сәг., Казан шәһәре, С.Сәйдәшев ис. ДЗКЗ;

11 октябрь 19:00 сәг., Мәскәү шәһәре, «Зарядье» залы; 

12 октябрь 20:00 сәг., Санкт-Петербург шәһәре, Д.Д.Шостакович исемендәге Санкт-Петербург академия филармониясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International