Татар филармониясендә Евгений Южин һәм ТР халык уен кораллары дәүләт оркестры концерты уза

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

XX гасырның икенче яртысы дөньяга бик күп күренекле эстрада башкаручыларын танытты. Иң күренекле совет җырчылары арасында Мөслим Магомаев, Евгений Мартынов, Валерий Ободзинский бар. Һәркайсы үз чорының иң якты йолдызы булып тора.

2022 елның 13 октябрендә 18:30 сәгатьтә Филармония тамашачыларына «Магомаев. Мартынов. Ободзинский.» концерт программасы тәкъдим ителәчәк. Концертта Евгений Южин чыгыш ясый. (тенор / Санкт-Петербург ш).

Евгений Южин чыгышы Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры музыкаль озатуы астында барачак.

Программада Россиянең алтын теноры башкаруында танылган җырчыларның иң яхшы җырлары башкарылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International