Татар филармониясендә Мәскәү классик балеты гастрольләре үтә

2022 елның 4 октябре, сишәмбе

2022 елның 7 октябреннән 9 октябренә кадәр Татар дәүләт филармониясендә Мәскәү классик балеты гастрольләре узачак. Сәнгать җитәкчесе - Кристина Хандлос.

Аның үзенчәлекле шәхси карашы һәм эшчәнлек стиле башкалардан аерылып тора, бу хәтта оста тамашачыны да гаҗәпләндерә. Труппага 2004 елда нигез салына һәм ул Агриппина Ваганова исемендәге Петербург балет академиясен тәмамлаучылардан тора. Кыска вакыт эчендә коллектив Россиядә һәм чит илдә тамашачы мәхәббәтен яулый.

Казан тамашачыларына ике спектакль тәкъдим ителә:

«Аккош күле» («Лебединое озеро») - 7 октябрь, 18:30 сәг. һәм 9 октябрь, 17:00 сәг.;

«Йокыга талган чибәркәй» («Спящая красавица») - 8 октябрь, 18:00 сәг.

Мәскәү классик балетының барлык спектакльләрен «Пушкин картасы» программасы буенча карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International