2022 елның 6 октябрендә РОСИЗО Татарстан Республикасының Дәүләт сынлы сәнгать музеенда СССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күчмә «Союз сәнгате» күргәзмә проектын ача.
Проект РФ Мәдәният министрлыгы һәм «Мәдәният территориясе» (АНО) оешмасы ярдәмендә тормышка ашырыла. «Союз сәнгате» күргәзмәсе Сургутта һәм Төмәндә тәкъдим ителде.
Күргәзмә проекты XX гасырның 20-80 елларында күпмилләтле Совет дәүләтенең сынлы сәнгатен үстерүнең төп юнәлешләрен сурәтли.
Экспозициядә РОСИЗО фондларыннан, Дәүләт Третьяков галереясеннән, Россия Рәссамнар берлегеннән, Ш. Мәрҗәни исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларны үстерү һәм ярдәм итү Фонды, «Абрамцево» Дәүләт тарих-сәнгать һәм әдәби музей-тыюлыгы, Мәскәү заманча сәнгать музее, Д. Жилинский гаиләсе җыентыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясе тәкъдим ителә.
Күргәзмәдә 1960-1980 еллардагы совет сәнгатенең мөһим үзенчәлеген билгеләп үтәргә мөмкин - Белоруссия, Кавказ арты, Балтыйк буе, Урта Азия, Украина милли сәнгать мәктәпләренең чәчәк аткан чоры, аларның һәрберсенең үзенчәлекле нигезе бар.
Күргәзмә 2022 елның 4 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Адрес: Казан шәһәре, Казан Кремле, «Хәзинә» музей комплексы, 3 подъезд
Сайт: www.rosizo.ru