2022 елның 29 сентябреннән 27 ноябренә кадәр Мәскәүдә V Зур балалар фестивале узачак. Мәскәү театрларында Россиянең 50 иң яхшы балалар спектакле тәкъдим ителәчәк.
Казан яшь тамашачылар театры 3 октябрь 19:00 сәгатьтә Мәскәү Губерна театры сәхнәсендә В.Богомолов повесте буенча Антон Федоров җитәкчелеге астында куелган "Иванның балачагы" спектаклен тәкъдим итәчәк.
Ул «Өлкән яшьтәге балалар өчен иң яхшы драма спектакле» номинациясендә тәкъдим ителә. Фестивальнең җитәкчесе - Россиянең халык артисты Сергей Безруков.
14 номинациядә лауреатларны балалардан торган жюри сайлаячак - 6 яшьтән 16 яшькә кадәрге 24 тамашачы, тагын 4 номинациядә җиңүчеләрне өлкәннәр билгеләячәк.
Зур Балалар фестивале 2018 елдан «Кече Ватан мәдәнияте» федераль партия проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла. Фестиваль Президент мәдәни инициативалар фонды, Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы һәм Мәскәү өлкәсе мәдәният һәм туризм министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Фестивальне Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры оештыра.