"Созвездие-Йолдызлык" арт-резиденциясе Татарстан Республикасы буенча зур гастроль тур бирәчәк. Яңа театр сезонында Татарстанның төрле шәһәрләрендә һәм авылларында үзенең иҗаты һәм репертуары белән аудиторияне тагын да тирәнрәк таныштыру өчен чыгыш ясарга ниятли.
"Безнең Татарстанның барлык районнары белән дә диярлек килешүләребез бар. Спектакльләрне чын күңелдән көтүләрен, ә артистларыбыз район мәдәният йортларында көтеп алынган кунаклар булачагын аңлау сөенечле. Театрбелән якында Мәскәүгә дә чыгып китәрбез дип өметләнәбез", - дип сөйләде директор Дмитрий Туманов.
Яшел Үзәндә "Аршин мал алан" музыкаль комедиясе труппаның гастроль турын ачып җибзрде. Труппа 28 октябрьдә Әлмәттә яшәүчеләргә спектакль тәкъдим итәчәк.6 октябрьдә Арча шәһәрендә яшәүчеләргә резиденция артистлары Укытучылар көненә багышланган матур эстрада программасын әзерлиләр.
Ә 14 октябрьдә Норлатта булачак, 25 ноябрьдә труппа Йошкар-Олада "Дуслык күпере" Халыкара фестивалендә катнашачак.