Бүген Kazan Digital Week - 2022 форумы кысаларында "Цифрлаштыру өлкәсендә мәдәният хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүдә актуаль мәсьәләләр" түгәрәк өстәле узды.
"Мәдәният" милли проекты кысаларында республика мәдәният учреждениеләренең 1052 хезмәткәре цифрлы мәдәният юнәлешләре буенча квалификацияләрен күтәрде. Квалификацияне арттыру 2019 елдан "Мәдәният" милли проектының "Иҗади кешеләр" федераль проекты кысаларында уздырыла.
Цифрлы компетенцияләр музей эше һәм театр сәнгате өлкәсенә актив адымнар ясады.
Шәһәрдә 120 чара уза, анда 32 илдән 13 мең кеше катнаша. IT-өлкәдә 200 проекттан торган күргәзмә экспозициясе оештырылды. Kazan Digital Weеk - 2022 халыкара форумы программасына пленар утырышлар, сессияләр, «түгәрәк өстәлләр», техник визитлар, дискуссияләр, мастер-класслар, мәдәни-танышу чаралары кергән.