Татарстанлыларны граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен ТР Президенты премиясен алуга конкурста катнашырга чакыралар

2022 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Президенты премиясен бирү комитеты документларны кабул итүен дәвам итә.

Конкурста ТР муниципаль берәмлекләренең гражданнар һәм социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалары катнаша ала. Катнашучыларның эшчәнлекләре һәм проектлары иҗтимагый танылган һәм коммерциячел булмаган сектор, гражданнар җәмгыяте үсешенә зур өлеш керткән булуы шарт.

Премияга дәгъва кылучыларның документлары 2022 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасына түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорт.

Бәйгенең шартлары белән Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International