Бүген Kazan Digital Week 2022 Халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтенроссия музей берләшмәсе - Дәүләт Третьяков галереясе» ФДБМУ генераль директоры Зельфира Трегулова белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Яклар Татарстанда мәдәният һәм туризм өлкәсендә уртак проектлар перспективалары, Третьяков галереясе фондларын җәлеп итеп, республиканың мәдәни учреждениеләре базасында озак вакытлы күргәзмә проектлары программасын формалаштыру, Дәүләт Третьяков галереясе музейларында Татарстан күргәзмә проектларын уздыру, Казан Кремлендә урнашкан урыннарны тутыру һәм Третьяков галереясендә Татарстан музей хезмәткәрләрен стажировкага алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.