Татарстан "Пушкин картасы" буенча билетлар сатып алу саны һәм Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кала чыгарылган карталар саны буенча Россия төбәкләре арасында өченче урынны алды.
2022 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы мәдәни учреждениеләре тарафыннан 450 меңнән артык билет сатылган. Республикада бер билетның бәясе уртача 498 сум, чагыштыру өчен Мәскәүдә - 1 368 сум.
Республика буенча 200 меңгә якын яшьләр «Пушкин картасы» программасына кушылды һәм спектакльләргә, күргәзмәләргә, концертларга түләүсез йөриләр.
Программага кушылу турында тулырак: https://www.culture.ru/pushkinskaya-karta