КХМКФ-2022 кысаларында "Тарлан" татар-казах фильмын тәкъдир иттеләр

2022 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасында Казахстан мәдәнияте көннәре кысаларында Казахстан киносы көннәре ачылу тантанасында XVIII Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Тулы метражлы уен фильмнары» конкурс программасына кертелгән Татарстан һәм Казахстанның уртак проекты «Тарлан» фильмы күрсәтелде.

Режиссер Юлия Захарованың "Тарлан" фильмы - халыкара мөселман киносы фестивеленең конкурс программасында катнаша. Авыл малаеның һәм колынның дуслыгы турындагы картина Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән. «Тарлан» - Татарстан һәм Казахстан кинематографистларының уртак проекты. Фильм Татарстан һәм Казахстанның «Татаркино» һәм Almapictures копродукциясендә төшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International