Бүген КХМКФ уздыру кысаларында документаль кино режиссерлары белән матбугат конференциясе узды.
Мисыр режиссеры Марва Эль Шаркави Казан кинофестиваленең абруен ассызыклады.
“Тулы метражлы документаль фильмнар” конкурс программасында катнашучылар белән очрашу фестивальнең матбугат үзәгендә оештырылды.
Шулай ук сорауларга «Сине беркем дә көтми» фильмын тәкъдим иткән Иран режиссеры Мохсен Эсламзаде һәм «Габдрахман» картинасында төшкән актер Рафил Галимуллин җавап бирде.