Дискуссия 9 сентябрь 12:00 сәгатьтә ТР Милли китапханәсендә узачак.
Панель дискуссиядә катнашучылар креатив кластердан башка нинди өлкәләрдә эшчәнлек мөмкин булмавы, үсеш юлында нинди киртәләр торуы һәм креатив бизнес өчен нинди уңай шартлар тудырырга мөмкин булуы турында фикер алышачак.
Катнашалар: ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова, Халыкара NUR медиасәнгать фестиваленә нигез салучы һәм куратор Рәшид Османов һәм башкалар.
Теркәлү түбәндәге сылтама буенча: https://clck.ru/xeYWS
Халыкара NUR медиасәнгать фестивале медиарәссамнар, музыкантлар, хореографлар, перфомерлар, проекцион һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге белгечләрне берләштерәчәк - алар шәһәр киңлекләрен үзгәртәчәк, инсталяцияләр һәм перформанслар булдырачак. Кайбер локацияләр махсус фестиваль өчен ачылачак.
Чара турында тулырак мәгълүмат: https://nurfestival.com