Сентябрь аенда «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Мода һәм сәнгать» темасына махсус лекцияләр циклы узачак. Программаларда чакырылган лектор, КФУ укытучысы Виктор Сидоров, Казан блогеры Алия Мифтахова һәм Үзәк хезмәткәрләре катнашачак. Тыңлаучыларны ике лекция көтә.
16 сентябрь 18.00 сәгатьтә - «Барокко стиле: Актуаль VS Заманча» («Стиль барокко: Актуальное VS Современное») лекциясе
Программа бәясе: өлкәннәр өчен билет - 600сум, ташламалы билет (студентлар, пенсионерлар) - 500 сум.
Программа бәясенә «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсенә экскурсия һәм лекциядә катнашу кергән.
30 сентябрь 18.00 сәгатьтә - «Алдынгы заманча рәссамнар һәм мода» («Культовые современные художники и мода») лекциясе
Лектор: Сәнгать белгече, КФУ укытучысы, Сидоров Виктор.
Лекция бәясе: өлкәннәр өчен билет - 600 сум, ташламалы (студентлар, пенсионерлар) билет-500 сум.
2 лекциягә абонемент сатып алырга мөмкин. Абнементның бәясе: өлкәннәр өчен - 1000 сум, ташламалы (студентлар, пенсионерлар) абонемент- 900 сум.
Билетларны музей кассасында һәм Казан Кремле сайтында сатып алырга мөмкин.https://kazan-kremlin.ru/news/czentr-ermitazh-kazan-zapuskaet-czikl-lekczij-na-temu-moda-i-iskusstvo/
Лекцияләрдә катнашу өчен алдан язылу сорала:
+7 (843) 567-80-32;
+7 (843) 567-80-34
hermitage-kazan@mail.ru
Адрес: «Казан Кремле» музей-тыюлыгы, «Эрмитаж-Казан» үзәге (3 кат)