2022 елның 5 сентябреннән 5 октябренә кадәр Россия Милләтләр эше буенча федераль агентлыгы VI Халыкара «Рус цивилизациясе» фотоконкурсын үткәрә.
Фотоконкурста профессиональ фотографлар да, 18 яшьтән фотога төшерергә яратучылар да катнаша ала.
Һәр катнашучы «Уникаль табигать», «Шәхесләр һәм буыннар», «Зур илнең традицияләре», «Архитектура һәм скульптура», «Рухи беркеткечләр», «Күпмилләтле Мәскәү» номинацияләрендә 5 фото (2016 елдан да иртәрәк оештырылмаган) тәкъдим итәргә мөмкин.
2022 елда беренче тапкыр Фотоконкурста "Балалар күзлегеннән караш" номинациясендә 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге мәктәп укучылары катнаша ала.
Җиңүчеләрне бүләкләү Мәскәүдә узачак. Иң яхшы хезмәтләрне башкала урамнарында күрергә мөмкин булачак.
Тулырак мәгълүмат конкурсның рәсми сайтында урнаштырылган: www.rucivilization.ru.