Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы Үзәк Мәдәният йортында район иҗат коллективлары һәм “Ләйсән” фольклор ансамбленең уртак концерты узды

2022 елның 29 августы, дүшәмбе

Бүген 2022 елның 29 августында Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районының Үзәк Мәдәният йортында район иҗат коллективларының һәм «Ләйсән» фольклор ансамбленең уртак концерты  булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Биектау районы администрациясе вәкилләре, район халкы катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча Минск шәһәреннән (Беларусь Республикасы) концертка «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара берләшмәсе каршындагы ансамбльдә катнашучылар килде. Алар татар һәм рус телләрендә җырлар башкардылар.

Концерт Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итүгә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International