Бүген, 2022 елның 30 августында Казанда ТАССР халык артисты Рәшит Ваһап улы Ваһапов һәйкәлен ачу тантанасы булды.
Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Олег Беркович, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Рәшит Ваһапов исемендәге Татарстан Республикасы иҗтимагый мәдәният фонды директоры Рифат Фәттахов, Россия Федерациясенең атказанган архитекторы Герман Бакулин, Россия Федерациясенең халык рәссамы Андрей Ковальчук һәм башкалар катнашты.
Һәйкәл сәхнәдә җырчы образын гәүдәләндерә. Аның биеклеге биш метрга җитә. Һәйкәлне ачу тантанасыннан соң Ваһапов фестивале лауреатлары концерты булып узды.