2022 елның 10 сентябреннән 13 ноябренә кадәр «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында заманча сәнгатьнең «Искусство быть: запредельно близко» дип исемләнгән инклюзив күргәзмәсе узачак. Татарстан халкы беренче булып “Гольфстрим” хәйрия фонды экспертлары сайлап алган илебезнең иң яхшы арт-объектларын күрә алачак.
Проект мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президенты гранты чараларын кулланып гамәлгә ашырыла.
Проект турында тулырак мәгълүмат: https://golfstreamfond.ru/project/iskusstvo-byt/