Татарстан Республикасы мәдәният министрының Россия киносы көне белән котлавы

2022 елның 27 августы, шимбә

Хөрмәтле кинематографистлар һәм киносәнгатен яратучылар! Сезне чын күңелдән Россия киносы көне белән котлыйм!

Кинематограф хәзерге заман тормышында аерым урынны били, ул мәдәнияттә сәнгатьнең иң кирәкле һәм яраткан төрләренең берсе. Россия киносы һәрвакыт төрле фикерләр, тирән мәгънәләргә ия, талантларга бай, уйланырга һәм хис итәргә мәҗбүр итә, безнең тормышыбызны җанландыра. Ул дөньякүләм сәнгатьнең аерылгысыз өлеше булган фильмнарны иҗат итүчеләре белән хаклы рәвештә горурлана ала. 

Шунысы игътибарга лаек, быел Казанда беренче киносеанс көненә 125 ел тулды. Бүгенге көндә Татарстан халкы өчен сыйфатлы һәм лаеклы кино карау өчен республикада яңа мәйданчыклар ачылды. Соңгы елларда Татарстан кинематографы илдә үз позицияләрен ныгытты: безнең кино сәнгате осталарының төп эшчәнлеге формалашты, мәдәни тормышның визит карточкасы буларак Казан халыкара мөселман киносы фестивале ел саен кабатланып тора, ә Татарстан киносы даими рәвештә үзенең чикләрен киңәйтә. 

Сезгә иҗади уңышлар, кызыклы премьералар һәм яңа казанышлар телим! Ышанам ки, безнең кинематографияне бик күп тамашачылар, мавыктыргыч киләчәк һәм җиңүләр көтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International