Татарстан Республикасы көнендә «Безнең заман - Наше время» фестивале эшче яшьләре иң яхшы чыгышларын күрсәтәчәк

2022 елның 26 августы, җомга

2022 елның 30 августында 13:00 - 16:00 сәг. Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданчыкта эшче яшьләрнең ел саен уздырыла торган «Безнең заман - Наше время» ачык республика телевизион иҗат фестивале концерты булачак. Фестиваль җиңүчеләре һәм лауреатлары 45 чыгышын күрсәтәчәк.

Барлык тамашачылар өчен керү бушлай.

Хәзерге вакытта "Безнең заман" фестиваленә гаризалар кабул итү 15 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Гаризалар фестивальнең bzzm.ru рәсми сайтында кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International