Татарстан Республикасы мәдәният министры беренче Балалар мәдәни форумында катнашты

2022 елның 25 августы, пәнҗешәмбе

2022 елның 24 - 28 августына кадәр Мәскәүдә ВДНХ үзәгендә Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Балалар мәдәни форумы 2022 уза.

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова беренче Балалар мәдәни форумын ачу тантанасында һәм форум кысаларында узган Россия Федерациясе мәдәният министрының "Мәдәни инициатива" ачык диалогында катнашты.

Форум программасына фестиваль һәм эшлекле өлешләр керә. Катнашучыларны юнәлешләр буенча секцияләр, панель дискуссияләр, әйдәп баручы мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар, мастер-класслар, экскурсияләр көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International