2022 елның 26 августында 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә Бакый Урманчы исемендәге Республика премиясен тапшыру һәм Татарстан Республикасы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы рәссамнар берлеге җитәкчеләре, Татарстан Республикасының мәдәният һәм сәнгать өлкәсе вәкилләре катнаша.
Үткәрү урыны: Казан Кремле, Шейнкман ур., 5 нче корпус, 4 нче подъезд.
ММЧ өчен аккредитация: 13:00 кадәр