Казанда Идел буе федераль округының «Җәмгыятьтәш» форумы узачак

2022 елның 16 августы, сишәмбе

2022 елның 24-25 августында Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Идел буе федераль округының «Җәмгыятьтәш» форумы узачак.

Чараны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палаталары оештыра.

«Җәмгыятьтәш» («Сообщество») форумы - ул җәмгыять, бизнес һәм хакимият арасында социаль проектларны булдыру һәм гамәлгә ашыру, сыйфатын күтәрү һәм секторара хезмәттәшлекне үстерү өчен өчьяклы диалог өчен ачык эш мәйданчыгы.

Чарага гражданлык активистлары, коммерциячел булмаган оешмалар, социаль эшмәкәрләр, бизнес, муниципаль һәм төбәк хакимияте вәкилләре һәм журналистлар чакырыла.

ПРОГРАММА

Форумда теркәлү түбәндәге сылтама буенча башкарыла:

https://forms.yandex.ru/cloud/6262a606e5693867b385b6f3/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International