2022 елның 17 августыннан 20 августына кадәр Россия Федерациясендә Беларусь Республикасы Мәдәнияте көннәре Казанда узачак.
Проект кысаларында 18 август Казанның В.И.Качалов исемендәге зур академия драма театрында Беларусь Республикасы сәнгать осталарының гала-концерты була.
18 август көнне шул ук театрда «Неглюб текстиль традициясе» күргәзмәсе оештырыла, шул ук көнне Казанның А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музейларында «Песняры зямлі беларускай» күргәзмәсе дә ачыла. Күргәзмә 30 августка кадәр дәвам итәчәк.
Шулай ук Казандагы проект кысаларында «Синема 5» кинотеатрында («Республика» күңел ачу - сәүдә үзәге, Петербург урамы, 9) «Диверсант язмышы» (2021 ел) һәм «Подрыв» (2022 ел) белорус кинофильмнары күрсәтеләчәк.
Беларусь Республикасы мәдәнияте көннәре Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы, Беларусь Республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Чараларны Росконцерт оештыра.