29 июльдә РФ атказанган рәссамы, ТР халык рәссамы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Николай улы Скобеев вафат булды.
В.Н.Скобеев иҗади эшчәнлеге чорында Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган бик күп әсәрләр иҗат итте. Алар - шагыйрьләр, язучылар, композиторлар, артистлар.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы рәссамның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.
Хушлашу 31 июльдә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының сынлы сәнгать музеенда (Карл Маркс ур., 64) узачак.